«Сандыктагы могҗизалар»: табышмаклар сәгате (0+)

Балалар һәм яшүсмерләр  бүлеге хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Сандыктагы могҗизалар» дигән табышмаклар сәгате уздырды.

ыы
IMG_20230221_120150_922
IMG_20230221_120151_104
IMG_20230221_120203_914

Сәяхәт башында тылсымлы сандыкның килеп чыгуы сюрприз булды, һәм балалар аның кайсы әкияттән булуын белде. Алар бик теләп табышмаклар чиште, сорауларга җавап бирде, әкияттәге әйберләрне таныды, әкиятләрне һәм әкият геройларын искә төшерде. 
Чара азагында балалар китаплар күргәзмәсен карады, яңа әкиятләр белән танышты һәм тылсымлы сандыктан бүләккә әкиятләр һәм татлы күчтәнәчләр белән балалар китабы алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: